Казанда Сергей Рахманинов исемендәге XII Халыкара "Ак сирень" фестивале тәмамланды

2023 елның 10 июне, шимбә

10 июнь С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ Россиянең иң эре музыкаль фестивальләренең берсе - Сергей Рахманинов исемендәге Халыкара «Ак сирень» фестиваленең йомгаклау концерты узды.

Быел фестиваль Сергей Рахманиновның 150 еллыгына багышланды һәм аның программасы 7 концерттан торды, аларның һәркайсында данлыклы композиторның музыкасы яңгырады.

Фестиваль программасын башка бөек композиторлар - Петр Чайковский, Сергей Прокофьев, Модест Мусоргский әсәрләре дә бизәде. "Ак сирень" фестивален оештырган өчен маэстро Александр Сладковский 2019 елның апрелендә "Рахманинов исеменә махсус проект" номинациясендә Сергей Рахманинов исемендәге Халыкара премиягә лаек булган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International