Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында «Ак калфак» милли костюм фестивале узачак.
21 декабрьдә театр чын милли иҗат үзәгенә әвереләчәк. Теләге булган һәркем бәйрәм һәм милли традицияләр атмосферасын тоя алачак. Фестиваль программасында – кулдан ясалган эшләнмәләр ярминкәсе, милли кием коллекцияләрен күрсәтүче дефиле тәкъдим ителәчәк.
Катнашучылар һәм кунаклар өчен төрле юнәлешләр буенча мастер-класслар оештырыла: Казан җөе, келәм чигүе, табигый ташлардан ювелир бизәнү әйберләре ясау, шулай ук балалар өчен - открытка ясау. Көн дәвамында теләүчеләр мехенди белән кулларын бизи, ә кечкенә кунаклар үзләрен аквагрим белән сөендерә алачак.
Фестивальнең төп вакыйгасы - милли костюм конкурсы булачак. Ул биш номинация буенча бәяләнәчәк: заманча стильдәге көндәлек кием, кичке (тантаналы) костюм, эшлекле кием, балалар киеме һәм аксессуарлар. Бу бәйрәм татар халкының мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә яңа сулыш бирә.
Чарага керү ирекле, әмма конкурста һәм мастер-классларда катнашу өчен алдан теркәлү таләп ителә.