21 декабрь көнне Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры бинасында ел да була торган "Ак калфак" милли костюм фестивале югары дәрәҗәдә үтте.
Кул эшләнмәләре ярминкәсе, мастер-класслар узды. Күргәзмә залында милли костюмнар конкурсы узды, җиңүчеләр күркәм бүләкләр алды.
Номинацияләр буенча җиңүчеләр:
- Көндәлек кием - заманча яңгырашта: Хәния Гыйльметдиновна, Наилә Абдуловна
- Купшы (бәйрәмчә) кием - Алсу Миңнегулова
- Официаль (эшлекле очрашулар өчен) кием - Сафиуллина Чулпан
- Балалар өчен көндәлек кием - Айсылу Хисмәтова
- Аксессуарлар - Шангараев Илдар
Һәр катнашучының фестивалебезгә керткән өлеше кабатланмас атмосфера тудырды.