«Алмаш» заманча мәдәният үзәге Казанда алтынчы Җәйге китап фестивале кысаларында масштаблы күргәзмә һәм перформатив программалар оештыра

2023 елның 6 июне, сишәмбе

17-18 июньдә Казанда алтынчы мәртәбә «Алмаш (Смена)» заманча мәдәният үзәге тарафыннан оештырылган Җәйге китап фестивале узачак. Бу - китап фестивале генә түгел, үз территориясендә мәдәният, сәнгать, китап басу, музыка, перформатив гамәли һәм туган якны өйрәнү өлкәсендәге дисциплинаара проектларны берләштерүче федераль масштабтагы платформа да. «Алмаш» фестивале кысаларында төрле мәйданчыкларда берничә күргәзмә проекты ачачак, аудиовизуаль концерт уздырачак һәм махсус фестиваль өчен төзелгән дүрт яңа перформанс -спектакль күрсәтәчәк. Күргәзмә һәм перформатив программалардан тыш, фестивальдә 80 нән артык Россия нәшрияты катнашында китап ярминкәсе, шулай ук язучылар, лекцияләр, дискуссияләр һәм мастер-класслар белән 50дән артык очрашу узачак. Казандагы китап бәйрәме Түбән Камада аерым фестиваль буларак дәвам итәчәк, аны 2023 елның көзендә оештыручылар беренче тапкыр СИБУР ярдәмендә уздырырга планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International