Татарстанның Саба районы Шикшин авылы мәдәният йортының «Бөрлегән» командасы «УенФест» III Халыкара традицион халык уеннары фестиваль-конкурсында Гран-при иясе булды. Конкурста җиңүчеләр Россия аттракционнарының иң яхшы паркларының берсендә - Сочи шәһәрендәге «Сочи Парк» уникаль аттракционнар комплексында күңел ачачак.
1 июньдә «УенФест» III Халыкара традицион халык уеннары фестиваль-конкурсының Финал туры узды. Йомгаклау этабы, гадәттәгечә, «Казан Кремле» музей-тыюлыгы территориясендә үтте.