30 августта ТР Милли музее “Тарихның кадерле сәхифәләре” дип аталган бәйрәм чарасында катнашырга чакыра

2013 елның 23 августы, җомга
Республика һәм шәһәр көне - 30 августта  ТР Милли музее “Тарихның кадерле сәхифәләре” дип аталган бәйрәм чарасында катнашырга чакыра.

Көндезге сәгать уникедән кичке сигезгә кадәр музейда махсус программа тәкъдим ителә. Тамашачылар “Хәзинә, табыл!” дигән уенда катнаша, музей күргәзмәләрен карый ала. Шулай ук теләгән һәркем төрле кәсепләр, борынгы биюләр буенча мавыктыргыч осталык дәресләрендә катнаша ала. Музей хезмәткәрләре үз тупланмаларындагы гаҗәеп кызыклы әйберләр белән таныштыручы лекцияләр, күргәзмәләр дә тамашачыларга рухи азык бирер дип уйлыйлар.   

 1 май мәйданында Сезне «Зиланткон» рольле уеннар һәм фантастика халыкара конвенты командасы оештырган интерактив программа көтә. Җәядән ату буенча ярыш, зыян салмый торган корал белән сугышу, төрле осталык дәресләре, кәсепчеләр фестивале – тәкъдим ителә торган чараларның бер ишесе генә әле бу. 

Бәләкәй кунаклар өчен  көн буе - уен мәйданчыгы, буфет, ә компьютер уеннары һәм төрле яңа технологияләр белән мавыгучылар өчен музейның  «IT–park»ы эшләячәк.

Мәгълүмат өчен: 292-32-18

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International