Бүген Болгарда Халыкара археологик ткшеренүләр үзәген тәкъдим итү узды

2013 елның 23 августы, җомга

Бүген Болгарда Халыкара археологик тикшеренүләр үзәге тәкъдим ителде. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, “Газпром” ААҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер катнашты. Кунаклар арасында ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да бар иде.

Тәкъдим итү башланганчы, кунаклар Елга вокзалын, Болгар цивилизациясе музеен, Истәлек билгесен, Җәмигъ мәчетен карадылар. Шунннан соң аларга быелның май аенда ачылган Халыкара археологик тикшеренүләр үзәге тәкъдим ителде. Тантаналы чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Президент үзәкнең кешеләргә игелекле хезмәт итәчәгенә ышаныч белдерде.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International