Габдулла Кариев исемендәге театр беренче «КАРАШ» инсценировка мәктәбенә чакыра

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры беренче мәртәбә инсценировка мәктәбе оештыра. Яшь авторларны татар классик әдәбиятына бүгенге күзлектән яңача КАРАШ ташларга чакырабыз, балалар һәм яшүсмерләр өчен татар телендә яңа драматургия әсәрләре булдыруны максат итеп куябыз!

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры Луиза Шарова (Янсуар):

«Кариев театры, яшь тамашачы театры буларак, балалар һәм үсмерләр өчен тәгаенләп иҗат ителгән драматургиягә бик мохтаҗ. Аннан да бигрәк –  милли сәхнә өчен мәктәп дәреслекләренә кергән классик прозага инсценировка ясый алырдай, режиссер белән бергә иңгә-иң торып эшли алырдай яшь драматургларга.

Классика белән эшләү зур потенциал һәм сәләт кенә түгел, ә сабырлык, үҗәтлек, бай эрудиция дә сорый. Һәр драматург та балалар өчен язарга, нәни аудиториянең үзенчәлекләрен өйрәнергә атлыгып тормый...

Бу – бер безнең генә дә проблемабыз түгел, ә гомумән милли театрларга хас күренеш дип беләбез. Әлбәттә, рус телле театрлар алдында мондый мәсьәлә кискен тормый.

Бәлки, бу проект беренче елларында ук үз нәтиҗәләрен бирмәс, без өр-яңа исемнәр ача да алмабыз (андый шик бар), әмма аның программасын узган авторлар, нәрсә генә булмасын, драма язу кануннарын үзләштерәчәк. Бәлки, алар киләчәктә театрга килерләр...

Ә инде Яшь тамашачы театры белән эшли алырдай яңа авторлар барлый, аларга бушлай нәрсә дә булса өйрәтә алабыз икән, димәк, без үзебез өчен дә, башка милли театрлар өчен дә потенциаль кадрлар үстерәбез, дигән сүз. Уздырып карамый торып, булдыра алабызмы, юкмы икәнен әйтеп булмый. Журналистлардан мәгълүмати ярдәм бу эштә бик кирәк».

Мәктәпнең кураторы – драматург, язучы, сценарист, педагог, олылар һәм балалар өчен күпсанлы драматургия лабораторияләре җитәкчесе Анастасия Букреева.

Мәктәп эшчәнлеге берничә этаптан торачак. 12-18 нче июньдә узачак беренче этапка катнашучылар Экспертлар советы тарафыннан гариза һәм эссе нигезендә сайлап алыначак. 18 яше тулган авторлар karash_kariev@mail.ru почтасына анкета-гариза формасында үзләре турында мәгълүмат җибәрергә тиеш. Анкета Мәктәпнең нигезләмәсендә Кушымта булып бара, нигезләмәне беркетәбез. Гаризалар 5 нче июньгә кадәр кабул ителә.

Беренче этап драматургия теориясенә һәм нигезләренә багышлана. Катнашучылар теорияне махсус биремнәр һәм мөстәкыйль эшләр белән ныгытып барачак.

Икенче этапта катнашучылар һәм финалистлар бу елның көзендә билгеләнә. Алар Анастасия Букреева җитәкчелегендә классик әсәр белән эшләячәк. Нинди әсәрнең сайлануы инсценировка мәктәбенең барышында билгеле булачак.

Мәктәп эшчәнлеге ике телдә (татар һәм рус телләрендә) алып барылачак. Кариев театры финалга үткән инсценировкаларны үз сәхнәсендә куярга да, башка театрларга тәкъдим итәргә дә хокуклы.

Нигезләмә: https://tat.karievteatr.ru/karash

 

Белешмә:

«КАРАШ» инсценировка мәктәбе Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла.

Анастасия Букреева Россия дәүләт сәхнә сәнгате институтында «Театр сәнгате» юнәлеше буенча магистратура тәмамлаган (Валерий Фокин, Марат Гацалов курсы, кураторы Наталья Скороход). 2012 нче елда «Игнат» дип аталган беренче пьесасы Омск академия драма театры каршындагы заманча драматургия халыкара лабораториясенең шорт-листына керә. Аннан соңгы елларда –  драматургия буенча мәртәбәле конкурс һәм фестивальләрнең финалисты һәм лауреаты. 2017 нче елда «Кульминация» заманча драматургия конкурсында «Ганди молчал по субботам» пьесасы, Дмитрий Даниловның «Человек из Подольска» һәм Андрей Ивановның «С училища» пьесалары белән беррәттән, «Ел пьесасы» дип табыла. 2021 нче елда шул ук бәйгедә «Черная пурга» пьесасы беренче өчлеккә керә. Пьесалары һәм инсценировкалары буенча 40-тан күбрәк спектакль хәзерге вакытта Россия һәм чит ил театрларында бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International