28 августта 16 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда рәссам-каллиграф Нәҗип Нәккашның шәхси эшләреннән торган «Матур язу нурлыйдыр күңелләрне» исемле күргәзмәне ачу тантанасы була. Күргәзмә шәһәр көненә багышланган.
Нәҗип Нәккаш – хәзерге заман Татарстан сәнгатендә үзенчәлекле урын тоткан рәссам-хаттат. Аның төп үзенчәлеге – ул татар тасвыйри-сынлы сәнгатьнең соңгы 80 ел эчендә онытылган төрен – гарәби каллиграфияне тергезеп, яңартып җибәрүче. Рәссам гарәп язуының төрле стильләре белән иркен эш итә, аның әсәрләре якты, ачык, төгәл, композицион яктан тотрыклы; аларда милли төсмер, колорит яхшы сизелеп тора. Шулай ук орнамент белән дә оста эшли, традицион ислам сәнгатенә чып-чын татарча төсмер, күп яңалыклар кертә.
Соңгы елларда ул ясаган тугралар (герблар) халык арасында бик киң таралган, күпләрнең өй эчләрен бизәп тора. Н.Нәккаш – меңнән артык туграның авторы, шуларның дүрт йөздән артыгы пыялада ясалган. Рәссам “Алмаз холдинг” зәркән ширкәте белән хезмәттәшлектә алтын-көмештән ясала торган бизәнү әйберләренә гарәби язу эскизлары эшли, татарча бизәк-орнаментлар иҗат итә.
Күргәзмәдә Коръән аятьләре һәм пәйгамбәрнең хәдисләре пыялага язылган шәмаил-ләүхәләре, Кол Галидән Г.Тукайгача татар шагыйрьләренең шигъри юлларын сурәтләгән кәгазьдә ясалган әсәрләре һәм тугралар урын алачак.
Күргәзмәне ачу тантанасына рәссамнар, сәнгать белгечләре, журналистлар, музей хезмәткәрләре, фән һәм әдәбият әһелләре чакырулы.
Белемәләр өчен телефоннар: Г.Тукай әдәби музее 293-17-66, 293-17-50, ТР Милли музееның редакция-нәшрият бүлеге-матбугат үзәге 292-32-18
Татарстан республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге