Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә 76 яшь

2013 елның 23 августы, җомга

2013 елның 21 августында Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе барлыкка килүгә 76 яшь тулды.

Филармония зур тарихи юл үтеп, Татарстанның данлыклы музыкаль мәдәният үзәгенә һәм Идел буе төбәгенең иң эре концерт оешмасына әверелде. Ул үзенең максатына – милли һәм дөньякүләм музыка сәнгатен пропагандалауга һәм популярлаштыруга тугры калды, башкару осталыгының иң яхшы үрнәкләрен кадерләп саклады һәм арттыра барды.

Бүген Татар дәүләт филармониясе профессиональ дәрәҗәдәге сәнгатькә, төрле планлы мәдәни чараларга, Россия һәм дөнья сәхнәләре йолдызларына да, үзебезнең артистларга да урын биргән тулы канлы концерт тормышы алып бара, дип хәбәр итә филармониянең матбугат үзәге.

Татарстан республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International