Казан яшь тамашачы театрында балаларны яклау көненә хәйрия чаралары һәм мастер-класслар узачак

2023 елның 24 мае, чәршәмбе

Казан яшь тамашачы театрында балаларны яклау көненә берьюлы берничә чара планлаштырылган.

25 май 18:30 сәг. "Монда Кай булды" (Е. Тимофеев) спектакле күрсәтелә.

Тамаша начар күрүче балалар өчен җайлаштырылачак, аңа Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татарстан төбәк оешмасының Казан җирле бүлекчәсе шәкертләре чакырылган. 

30 май 18:30 сәг. "Капитанская дочка" спектакле куела, ә 1 июньдә тамашачыларны "Книга силы" спектаклендә көтәләр.

Балаларны яклау көнендә театр фойесында рәсем ясау буенча мастер-класс узачак, ә "Колокол" чүлмәк сәнгате мәктәбе балчыктан әвәләү буенча мастер-класс уздырачак. Мастер-классларның башлану вакыты - 10:00 һәм 12:30 сәг.

Спектакльләргә ятим балалар, сәламәтлеге чикләнгән һәм социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдән нәни тамашачылар чакырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International