30 май көнне «Чулпан» мәдәният үзәгендә «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында Актаныш муниципаль районы якташларыбыз, кунаклар һәм экспертлар хозурына «Актанышым-Ак Илем!» - дип исемләнгән программа тәкъдим итә.
Очрашу-кичә кунакларына:
15.00 - 17.00
«Чулпан» мәдәни үзәге алды мәйданы:
«Ак Кала» - тарихи, мәдәни, этнографик мәйданын тәкьдир итү:
- районның 24 авыл җирлекләре «Авыл капкалары» интерактив этнографик мәйданчыкларын карау, тарихка экскурсия, мәдәнияте, традициеләре, авылның күренекле шәһесләре, җырлары, ризыгы, осталары, аларның эшләре белән танышу, мастер- класслар
- «БиюМәйдан», Актаныш районы җирлегендә этнографик экспедициеләр вакытында табылган җыр, биюләр белән танышу
- «Театр тукталышы», халык театрларының тарихы белән танышу
- «ӘдәбиТабын», районнан чыккан язучылар иҗаты белән танышу
- «Дала табыны», Актаныш муниципаль театры белән берлектә күчмә халыкларының ризыкларын авыз итү
- Сәүдә нокталары: төрле камыр, сөт, ит ризыклары
«Чулпан» мәдәни үзәге фойесы:
- «ШәҗәрәТабын», районның 24 авыл җирлекләре шәҗәрәләрен, авылларның тарихлары турындагы китапларны, чишмә суларын, җырлар язмасын тәкъдир итү
- «Сәнгать галереясе», Актаныш районы Иске Кормаш авылыннан чыккан ТАССР, РСФСР, БАССРларның күренекле халык рәссамнары, сынчылары Васил Маликов, Зилфәт Басыйров, Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе Әсгать Сәфәргалиннар ижатына багышланган сәнгать мәйданы
- «Батыр улын, җырчы кызын - сагынып көтә һәрчак Актаныш», Татарстан Республикасының Беренче Президенты М.Ш.Шәймиевка, татарның легендар җырчысы, ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисткасы Ә.Афзаловага багышланган күргәзмә
18.00 - 19.30
- «Актанышым-Ак илем» - районыбызның иң оста үзешчән сәнгать коллективлары, аерым башкаручылар һәм «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашында зур концерт программасы.