21-22 августта ТР Милли музее, Муса Җәлилнең Казандагы музей фатиры һәм Муса Җәлилнең Мостафа авылындагы мемориаль комплексы Муса Җәлилне искә алып «Бар җырымны илгә багышладым...» дигән чара уза.
Программада – ТР Милли музееның иҗат төркеме тарафыннан яңартылган музей экспозициясендә булу, шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр кую, әнисе каберенә бару. Кич белән Мостафа авылы Мәдәният йортында «Бар җырымны илгә багышладым...» дип аталган әдәби-музыкаль кичә була, шагыйрьнең кызы Чулпан ханым әтисе турында сөйли, җырчы Миңгол Галиев Җәлил сүзләренә язылган җырлар башкара. Шагыйрьнең әсәрләрен Мостафа авылы мәктәбе укучылары укый.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте