2 октябрьдә 18 сәгать 30 минутта Сәйдәшев исемендәге Зур Концерт залында JAZZ концерт булачак. Казанның музыка сөючеләре гадәти булмаган музыка коралы — альпхорнда уйнауны тыңлый алачак. Американың күренекле джаз пианисты Вадим Неселовскийга кушылып бу сирәк уен коралында легендар Аркадий Шилклопер уйнаячак.
Мәгълүмат өчен: 292-17-13; www.gbkz-rt.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте