15 август көнне “Милләтебез хәзинәләре” профиль сменасы кысаларында кариевлылар катнашучыларга Таҗи Гыйззәтнең “Башмагым” комедиясен күрсәтте. Тамашаны 200 гә якын яшь тамашачы карады. Балаларга спектакль бик ошады, алар тын да алмый сәхнәдә барган вакыйгаларны күзәтте. “Милләтебез хәзинәләре”ндә катнашучылар киләчәктә дә бу театрга килергә сүз бирде, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге