20-21 августта Казанда II Халыкара Еврей музыкасы фестивале уза. Ул ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән җәмгыятьтә толерантлыкны һәм үзара татулыкны ныгытуны күздә тотып уздырыла.
Фестивальне ачу тантанасы 20 августта 16 сәгатьтә «Регина» кунакханәсе янындагы сәхнәдә булачак (Петербург урамы, 11). Фестивальгә керү бушлай. Аккредитация сораулары буенча 843) 292-76-10, 89178637801 номерларына Валерияга шалтыратыгыз.
Фестивальнең рәсми сайты: www.kazanfest.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте