Түбән Кама шәһәрендә халык музыкасы мәйданчыгы эшли башлады

2013 елның 12 августы, дүшәмбе

Түбән Кама шәһәрендә «Кояшлы алан» паркында спорт белән беррәттән, иҗат белән дә шөгыльләнү мөмкинлеге бар. Узган җомгада “Кояшлы аланда” музыка мәйданчыгы ачылды.  

Кич буена сәхнәдә Түбән Каманың профессиональ артистлары, җөмләдән, “Илһам” татар эстрада ансамбле дә чыгыш ясады. 

Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый ачык музыка мәйданчыкларын “Кояшлы алан”да һәр җомга, шимбә һәм якшәмбе кичендә оештыру каралган.

Биредә Түбән Каманың иң яхшы музыкантлары белән бер сәхнәдә теләгән һәркем чыгыш ясый алачак. Паркта киләчәктә биергә өйрәтү буенча “урам мәктәпләре” ачу да каралган.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International