Бүген Татарстанның халык артисты, яраткан җырчыбыз Флюра Сөләйманованың туган көне. Флюра апа үзенең бөтен иҗат эшчәнлеген, талантын җыр сәнгатен үстерүгә юнәлткән бөек шәхес, ул татар дөньясының моң патшабикәсе.
Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары - Дамир Данилович Натфуллин, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан радиосы вәкилләре мәшһүр җырчыбызны туган көне һәм Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреаты булуы белән котладылар. Бөтен татар халкы исеменнән татар музыкасы сәнгатен үстерү һәм пропагандалауга зур өлеш керткән өчен рәхмәт сүзләрен белдерделәр.