Татарстан делегациясе Болгариядә татар мәдәниятен танытты

2023 елның 12 марты, якшәмбе

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Болгариядә эш визиты белән булды. 

Болгариянең ике шәһәрендә - София һәм Русе шәһәрләрендә Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле концертлары узды. Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле сәнгать җитәкчесе - Россиянең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Айдар Фәйзрахманов. Концертта шулай ук Татарстан Республикасының әйдәп баручы солистлары Чулпан Йосыпова, Алинә Шәрипҗанова, Илнар Миранов, Марсель Вәгыйзов катнашты. Беренче көнне Россия илчелеге ярдәме белән оештырылган концертта 300 дән артык кеше булды.

Концерт тамашачылары арасында Россия Федерациясенең Болгария Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Элеонора Митрофанова, «Болгарияны яңадан торгызу альтернативасы» сәяси партиясе рәисе һәм гастрольләрне оештыручыларның берсе Румен Петков, сәнгать һәм мәдәният эшлеклеләре, шулай ук Россия ватандашлары бар иде.

Шулай ук Болгариягә Татарстан Республикасыннан халык һәм сәнгать һөнәрләре осталары да килде. Алар Болгариягә кулдан ясалган һәм машина белән чигелгән төрле техникаларында эшләнгән иң яхшы авторлык эшләнмәләрен китергәннәр.

Шулай ук эшлекле сәфәр кысаларында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова София шәһәрендә Болгария Республикасында Россия мәдәни-мәгълүмат үзәгендә Болгар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International