7 - 12 августта «Рамазан» төрки фән һәм мәгърифәт үзәге «Болгарга сәяхәт» дип аталган программа уздыра. «Башкортостан» теплоходында узган әлеге программа быел шагыйрь Разил Вәлиевка багышланган.
Бүген иртән делегация Уфадан Казанның елга портына килде. Кунаклар арасында Башкортостанның күренекле язучылары, сәнгать эшлеклеләре, журналистлар һәм иҗтимагый милли оешмалары вәкилләре бар.
“Татарстан елгалары буйлап су сәяхәте генә түгел бу. Ике тугандаш халыкның бер-берсен төрле яклап баетуы - мондый миссияләрнең төп бурычларыннан берсе әнә шул. Уртак якларыбыз бик күп безнең. Ачылып, ихлас йөрәктән аралашу – иҗат кешеләре өчен бернигә алыштыргысыз”, - диде Разил Вәлиев.
Теплоходта һәр көнне диярлек иҗат кичәләре һәм балалар өчен осталык дәресләре уздырылды. Бәләкәй туристлар Татарстан белән Башкортостанның тарихи үткәне һәм мәдәни мирасы турында бик күп яңалык белде.
Елга портындагы концертта татар һәм башкорт халыкларына багышланган җырлар һәм шигырьләр яңгырады.
Башкортостан кунаклары бүген Казан белән таныштылар. Юбилей уңаеннан оештырылган сәяхәт программасында Болгарга бару да каралган.