«Нур» театр студиясе «Снежная Королева: Поколение SNOW» спектаклен «Әкият» театры сәхнәсендә күрсәтте

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

28 февральдә ТР Театр эшлеклеләре берлеге базасында «Әкият» татар дәүләт курчак театрының Кече сәхнәсендә «Снежная Королева: Поколение SNOW» балалар татар театр студиясенең «Нур» спектакле күрсәтелде.

«Снежная Королева: Поколение SNOW» спектакле балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе белән бер телдә аралаша. Спектакльдә Казан шәһәренең Идел буе районы балалар йорты балалары һәм яшүсмерләре катнашты. «Татарстан Республикасының күпбалалы гаиләләре» төбәк иҗтимагый оешмасы гаиләләре дә булды. Шулай ук күрсәтүдә «Апрель» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр дә булды. Спектакль күрсәтүләрен «Лицей - инженерлык үзәге» укучылары да карады.

«Нур» студиясе 2012 елның гыйнварында ТР Театр эшлеклеләре берлеге инициативасы белән М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында ачылды. Үткән елларда аның укучылары күп кенә иҗади проектларда һәм конкурсларда катнашырга өлгерделәр. Студиянең сәнгать җитәкчесе - РФ атказанган артисткасы, ТР Халык артисткасы Наилә Гәрәева. Режиссер - Казан театр училищесы укытучысы, актер, режиссер Марсель Мәхмүтов.

Инсценировка авторы, студия директоры - халыкара кинофестивальләр лауреаты, кинорежиссер һәм сценарист Ләйлә Сәлахдинова.

Куелышта Г.Камал исемендәге татар дәүләт теарты актерлары, Татарстанның атказанган артистлары: Гөлчәчәк Хәмәдиярова һәм Ришат Әхмәдуллин катнаша.

Күрсәтү ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International