2022 елда ТР Мәдәният министрлыгының гавами максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру йомгаклары буенча фикер алышу

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

20 февраль Казан шәһәре, Батурин урамы, 7а йортта (137 нче кабинет) Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында фикер алышу булды.

Чараны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Кадыйров алып барды. Утырыш муниципаль учреждениеләр һәм район җитәкчеләре өчен турыдан-туры трансляция режимында узды.

«2022 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының ачыктан-ачык формалашкан максатларын һәм бурычларын гамәлгә ашыру турында» доклад белән Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин чыгыш ясады.

2018 елдан Мәдәният министрлыгы хакимият органнары максатларын һәм бурычларын халык алдында формалаштыру һәм аларның үтәлешен җәмәгать контроле проектында катнаша. Ел саен экспертлар һәм Министрлык каршындагы Иҗтимагый совет киләсе елга министрлык эшенең өстенлекле юнәлешләре буенча тәкъдимнәр формалаштыра. Аннары тәкъдимнәр ТР Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасында ачык тавыш бирүгә чыгарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International