Ирада Әюпова Казахстанның танылган җәмәгать эшлеклесе Мурат Ауэзов белән очрашты

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Казахстанның танылган җәмәгать эшлеклесе, галим һәм мәдәният вәкиле - Мурат Мохтар улы Ауэзов белән очрашты. Очрашуда шулай ук Казахстанның Татарстан Республикасындагы генераль консулы Ерлан Искаков һәм ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашты.

Мөхтәрәм кунак үзенең әтисе - казах язучысы һәм драматург Мохтар Ауэзовның әсәрләре җыентыгын алып килгән. Китап татар теленә тәрҗемә ителгән. Иртәгә ТР Милли китапханәсендә Казахстан консуллыгы белән берлектә җыентыкны тәкъдир итү булачак.

Чара 11:00 сәгатьтә башлана. Керү алдан теркәлү буенча: https://nbrt.timepad.ru/event/2334098/ - register

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International