«УенФест» халыкара халык уеннары фестивале старт ала. Конкурсның беренче сайлап алу этабы читтән торып 2023 елның 1 мартыннан 16 маена кадәр узачак. Быел конкурс халыкара статусын ала, чарага якын чит ил вәкилләре чакырылачак.
Конкурста катнашу өчен балалар халык уеннары төшерелгән видео яздырырга, социаль челтәрләрдә #УенФест2023 тамгасы белән урнаштырырга һәм оештыручыларның электрон адресына гариза җибәрергә тиешләр.
Фестиваль-конкурсның икенче этабы гадәттәгечә 1 июньдә Казан үзәгендә фестиваль форматында узачак. Конкурс финалистлары ярыш программасында катнашачак, аның нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк. Фестиваль-конкурсның Гран-при ияләре Россиянең иң яхшы аттракционнарының берсе «Сочи Парк» - уникаль аттракционлы күңел ачу комплексына барачаклар.
Катнашу шартлары турында сайтта урнаштырылган Нигезләмәдә танышырга мөмкин: https://tatcultresurs.ru/