Татарстанның Чирмешән, Норлат һәм Лениногорск районнарындагы авыл һәм район Мәдәният йортларында «Мәдәни десант» проектының быелгы беренче чаралары - күчмә укыту семинарлары циклы оештырыла.
Беренчесе 1 мартта Чирмешән районы мәдәният йорты базасында узачак.
«Мәдәни десант» программасында беренче тапкыр эксперт Жанна Котова белән түгәрәк өстәл үтәчәк. Экспертлар Чирмешән, Лениногорск, Норлат районнарының проект офислары мисалларында грант активлыгын һәм проект эшчәнлеге буенча идеяләрне гамәлгә ашыру өчен кирәкле ресурсларны караячаклар.
«Таткультресурсцентр» ДБУ җитәкчеләренең һәм белгечләренең лекцияләре һәм мастер-класслары мәдәният учреждениеләре эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча уздырылачак. Проектны «Таткультресурсцентр» ДБУ, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы оештыра.