Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең мәдәният көннәре узачак

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында республика муниципаль берәмлекләре арасында «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы игълан ителде.

2023 елның 31 мартыннан 30 сентябренә кадәр Казан шәһәренең 13 төрле мәйданчыгында мәдәни программа әзерләнәчәк. Анда тарихи-мәдәни күргәзмәләр, туристлык маршрутларын, милли ашларны, халык сәнгать һөнәрләрен, иҗат коллективлары чыгышларын тәкъдир итү аша муниципаль берәмлекләрнең уникаль мәдәни коды белән танышу булачак.

Конкурста җиңгән муниципаль район федераль яисә региональ мәдәни проектны гамәлгә ашыру урынына әвереләчәк. Проектны гамәлгә ашыруга конкурста җиңүчегә 3 000 000 сумлык сертификат тапшырыла.

Беренче чара 2023 елның 31 мартында Халыклар дуслыгы йортында узачак, Татарстан Республикасының Лениногорск районы үзенең мәдәниятен күрсәтәчәк. Чараларны үткәрү графигы ТР Мәдәният министрлыгының сайтында һәм социаль челтәрләрендә бастырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International