Казан ипподромында Татарстан халыкларын Нәүрүз каршы алачак

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

19 мартта Казан ипподромы территориясендә Төрки һәм Иран халыкларында яңа ел - Нәүрүз бәйрәме узачак.

Бәйрәмне әзерләүдә һәм оештыруда Татарстан халыклары Ассамблеясенең милли-мәдәни автономияләре актив катнаша. Әзербәйҗанлылар, әфганстанлылар, башкортлар, дагыстанлылар, казахлар, кыргызлар, таҗиклар, төрекләр, үзбәкләр һәм башка халыклар бер мәйданчыкта үз халыкларының мәдәниятләре һәм гореф-гадәтләре төрлелеген күрсәтәчәк.

Төп сәхнәдә Татарстан халыклары Ассамблеясенең милли-мәдәни берләшмәләре коллективлары катнашында күпмилләтле концерт программасы узачак.

Республиканың иң яхшы пешекчеләре өчен «Пылау фестивале» оештырылачак. Халык тарафыннан тавыш бирү юлы белән көнчыгыш сыйлауның иң яхшы рецепты һәм остасы билгеләнәчәк, ул махсус приз алачак.

Барлык кунаклар да Нәүрүзнең традицион Халык уеннарында катнаша алачак. Катнашучылар һәм җиңүчеләр призлар алачак.

Бәйрәм кысаларында «Нәүрүз гүзәле» бәйгесе узачак. Үзләренең талантларын һәм милли костюмнарын милли җәмгыятьләрнең иң яхшы вәкилләре күрсәтәчәк. Татарстандагы бәйрәм тарихында икенче тапкыр «Нәүрүз батыры» конкурсы узачак.

Шулай ук киез итекләр белән хоккей буенча милли-мәдәни автономияләр арасында чемпионат икенче мәртәбә оештырылачак.

Бәйрәмне оештыручылар: «Татарстан халыклары Ассамблеясе», «Татарстан халыклары дуслыгы йорты», Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Казан шәһәре Башкарма комитеты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International