3 март көнне 14:00 сәгатьтә Татарстан Милли музеенда «Чирек гасыр озынлыгындагы җөй» күргәзмәсе ачылачак. Россиянең тегү-чигү осталары ассоциациясе әгъзасы Нина Кузнецова (Казан) эшләре авторның осталыгы һәм фантазиясе белән җәлеп итә.
Күргәзмәдә 70кә якын предмет тәкъдим ителгән. Алар арасында - «Осенний блюз», «Коралловые острова», «Калейдоскоп моего детства» пэчворк техникасында башкарылган эйберләр һәм башкалар; хатын-кызлар киеменең һәм аксессуарларның үзенчәлекле үрнәкләре, текстиль муенсаар, пасха йомыркалары, декоратив фигуралар, курчак-саклагычлар һәм башкалар бар. .
Әйберләрне ясауда төрле алымнар кулланылган: чигү, тукыма кисәгеннән тегелгән пэчворк, япон техникасы, тегү япмасы, күкәй кабыгына тукыма япмасы һәм башкалар. Әгәр дә сез күзләрне шатландыра һәм авторның фантазиясе белән гаҗәпләндерә торган оста кул эше яратасыз икән, бу күргәзмә сезнең өчен.
Нина Любимовна - Россиядә һәм чит илләрдә конкурслар лауреаты һәм призеры. Ул даими рәвештә белемен һәм күнекмәләрне үзенчәлекле тегүдә камилләштерә - мөстәкыйль рәвештә (китаплар һәм интернет буенча), шулай ук Россия һәм чит ил профессионалларының мастер-классларында да, үз техникасын төрлеләндерү, яңа технологияләр белү һәм киң жанрлы күптөрлелеккә ирешү өчен тырыша.
Остабикә эшләре берничә тапкыр Казанда, Мәскәүдә, С.Петербургта һәм Россиянең башка шәһәрләрендә, шулай ук Минскта, Киевта, Прагада, Германия, Франция, Япония шәһәрләрендә куелган.
Күргәзмә 30 мартка кадәр музейга керү һәм Пушкин картасы билетлары уенча карарга мөмкин.