Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында «Татарстан скульптурасының актуаль проблемалары» дигән сәнгать белеме укулары узды

2023 елның 21 феврале, сишәмбе

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият Институтының йомгаклау чаралары кысаларында Татарстан Фәннәр академиясенең Сәнгать белеме Үзәге 2023 елның 20 февралендә Садри Ахунның 120 еллыгына багышланган «Татарстан скульптурасының актуаль проблемалары» дигән сәнгать белеме укулары оештырды (җитәкче, сәнгать белеме докторы Солтанова Р.Р.).

Форум эшендә сәнгать теоретиклары, скульпторлар, рәссамнар, дизайнерлар, уку йортлары укытучылары катнашты.

Чара кысаларында скульптура сәнгатендә традицияләрнең һәм новацияләрнең роле, мәдәни мирас һәйкәлләрен торгызу һәм реконструкцияләү, педагогика проблемалары, рәссам-монументалист һәм заказ бирүченең үзара хезмәттәшлеге, һөнәрдә ихтыяҗ һәм башкалар турында фикер алыштылар.

Пленар утырышта Фәйзрахманов А.Ш., тарих фәннәре кандидаты, ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы катнашты. Ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының республикада һәйкәлләрне саклау, реконструкцияләү буенча перспективалы проектлары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International