1 март көнне “Казан” журналы язны Актёр йорты сәхнәсендә каршы алачак

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

1 март көнне 18:30 сәгатьтә М.Сәлимҗанов исемендәге Актер йортында “Казан” журналының “Сәлам, яз” дип исемләнгән концерт-презентациясе узачак. Редакция коллективы басманың яңа чыгарылышлары турында сөйләячәк, аларның авторлары һәм геройлары белән таныштырачак, якты музыкаль программа тәкъдим итәчәк. Керү ирекле.

Исегезгә төшерәбез, журналның гыйнвар саны шәһәр ялы тарихы, февраль - акча темасына багышланган иде. Март номерының темасы - шәһәрдә яз.

Кичәнең концерт программасында таныш артистлар да катнаша, яңа исемнәр дә булачак. Журнал укучылар аудиториясе алдында беренче тапкыр Гүзәл Гимаева идарәсендә “Гармония” хоры чыгыш ясаячак, бельканто йолдызы, Шаляпин исемендәге фонд стипендиаты Надежда Игнатьева (сопрано) да булачак. Традиция буенча маэстро Рөстәм Абязов, джаз музыкантлары Евгений Соколов һәм Лилия Чугунова үзләренең музыкаль бүләкләрен күрсәтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International