Татар китабы йортында 2022 елда Шәриф Камал исемендәге әдәби премия тапшырылачак

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

28 февральдә 13:00 сәг. Шәриф Камал исемендәге әдәби премия тапшырылачак. Дүрт яшь язучы һәм тәрҗемәче лауреат булачак. Традиция буенча тантана ТР Милли музее филиалы – Шәриф Камал мемориаль фатиры булган татар әдәбияты музеенда (Татар әдәбияты тарихы музеенда) узачак.

Премияне тапшыру тантанасында конкурс финалистлары, конкурс комиссиясе әгъзалары, Шәриф Камалның туганнары катнашачак. Классик әсәрләрдән һәм хатлардан өзекләр яңгыраячак.

Чараның иң тәэсирле өлеше лауреатларның исемнәрен һәм аларның теләкләрен Истәлекләр китабына кертү булачак. Моның өчен Шәриф Камалның чын каләме кулланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International