Казанда "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз" патриотик җыр концерты узды

2023 елның 24 феврале, җомга

Татарстан Республикасы "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!" дип исемләнгән Бөтенроссия музыкаль-патриотик фестиваленә кушылды. 24 февральдә Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында патриотик җыр концерты узды. Әлеге зур масштаблы вакыйга Көньяк Сахалиннан алып Луганскка кадәр бөтен илнең иҗади киңлеген берләштерде. Концертлар шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Новокузнецк, Кемеров өлкәсендә Беловода уза.

Концерт алдыннан, Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы фойесында тамашачыларны хәрби хезмәткәрләрнең - махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә багышланган "Геройларның хатыннары" дигән уникаль фотокүргәзмә каршы алды. Күргәзмәдә ирләре үз гомерләрен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган хатын-кызларның 40 фотопортреты урнаштырылды. Һәр фотопортрет ачы хатлар һәм шигырьләр белән беркетелгән. Проектны гамәлгә ашыруда Татарстан Республикасының Фотографлар берлеге, Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студентлары һәм педагоглары ярдәм итте.

Концертта шулай ук ветераннар, хәрби хезмәткәрләр гаиләләре, кадет мәктәпләре укучылары, киң иҗади җәмәгатьчелек вәкилләре дә булды. Концертны барлыгы 700 кеше карый алды.

Концерт Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International