2023 елның 22 февралендә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының "Эрмитаж-Казан" үзәгендә Дәүләт Эрмитажы җыелмасыннан "Александр Македонский. Көнчыгышка юл" дип исемләнгән күргәзмә ачылды.
Экспозициядә археология, рәсем сәнгате, корал, скульптура, ювелир сәнгать, шулай ук нумизматика - барлыгы 400 экспонат тәкъдим ителгән.
Күргәзмә Дәүләт Эрмитажының генераль директоры Михаил Пиотровский катнашында "Казанда Эрмитаж көннәре" мәдәни-агарту программасы кысаларында оештырылды.
2023 елның 22 февралендә күргәзмәне ачу тантанасы үтте. Чарада Татарстан Республикасының беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Дәүләт Эрмитажы генераль директоры Михаил Пиотровский, күргәзмәнең кураторы - Дәүләт Эрмитажының Антик дөнья бүлеге мөдире Анна Трофимова, шулай ук "Казан Кремле" Музей-тыюлыгы директоры Илнур Рәхимов катнашты.
Күргәзмә 2023 елның 8 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Килүчеләрне борынгы тарихка илтүче интерактив көтә: балалар өчен зона, хуш исле станцияләр, мультимедиа һәм тактиль станцияләр.