Казанда бию спектакле күрсәтеләчәк

2023 елның 22 феврале, чәршәмбе

28 февраль 18:30 сәгатьтә «Сәйдәш» Мәдәни үзәгендә Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Наил Ибраһимов куелышында «Минем Казан» спектакленең премьерасы булачак.

«Минем Казан» - шәһәр тарихында һәм мәдәниятендә үз эзен калдырган тарихи шәхесләр образларын тудыру өчен бию, музыка, видеоинсталляция синтезлаучы оригиналь сәнгать әсәре; бу туган шәһәребезне яратудан барлыкка килгән хореографик картиналар; бу тарихта мәңгегә эз калдырган бөек кешеләргә багышланган спектакль; бу әдәби, матур, музыкаль, тарихи темаларга һәм образларга багышланган спектакль-аллюзия.

Иҗади коллективка «Пантера» камера балеты артистлары, шулай ук балетмейстер-куючы Наил Ибраһимов, композитор Илдар Камалов, видеоинсталляция рәссамы Николай Штыков, яктылык буенча рәссам Елена Аглиева, костюмнар буенча рәссамнар Эльвира Петрова һәм Мария Лебедева, дизайнер Людмила Сираҗиева керде.

Билгеләп үтик, «Пантера» камера балеты - 25 елдан артык актуаль хореография идеяләрен һәм иҗтимагый әһәмиятле вакыйгаларны булдыру өстендә эшләүче бердәнбер заманча бию коллективы. «Алтын битлек 2020» Милли Театр премиясе номинанты, шулай ук «Тантана 2020» театр премиясенең махсус призы иясе булып тора.

Проект Президент мәдәни инициативалар фонды тарафыннан хупланды.

Мәгълүмат:

https://vk.com/public216408492

https://vk.com/panteraballet_kzn

https://t.me/panteraballet_prk

https://t.me/panteraballet

Билет сатып алу: https://kzn.kassir.ru/teatr/moya-kazan-spektakl-balet#1383186

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International