Ял һәм бәйрәм көннәрендә, 2023 елның 23-26 февралендә "Казан Кремле" Музей-тыюлыгының "Манеж" күргәзмә залында өлкәннәр һәм балалар өчен мәдәни чаралар узачак:
"СССРга кайту" балалар өчен бушлай квест
Кунаклар биремнәрне үтәп, 1960-1980 еллардагы совет сәнгате белән танышачак. Биремнәр белән маршрут кәгазе "Манеж" кассасында күргәзмәгә билет сатып алганда биреләчәк.
Алдан язылу таләп ителми.
24 февраль 18:30 сәг. - Шәһәр романсы кичәсе "Проникновение" дуэты башкаруында
23-26 февральдә 16:00 сәгатьтә "Экскурсия барысы өчен дә" чарасы узачак, анда килүчеләр 1960-нчы еллардан алып 1980нче елларга кадәр совет сәнгате турында беләчәкләр.
Экскурсия 5 кешелек төркем өчен үткәрелә.
Алдан язылырга кирәк.
23-24 февраль көнне 12:00 сәгатьтә - "Йомшак акварель" мастер-классыhttps://kazan-kremlin.ru/event/pushistaya-akvarel/
Алдан язылырга кирәк.
25-26 февральдә 12:00 сәгатьтә -арт киңлектә "Коммуналка" Иҗади остаханәсе
https://kazan-kremlin.ru/news/prezentacziya-art-installyaczii-kommunalka-v-vystavochnom-zale-manezh/
Дәрес 5 кешедән торган төркем өчен үткәрелә.
Алдан язылырга кирәк.
Белешмәләр һәм язылу өчен телефоннар: +7(843) 567-80-67, +7(843) 567-80-68.