25 февраль 13:00 һәм 16:00 сәгатьтә Казанның «Мир» кинотеатрында режиссер Николай Лебедевның «Нюрнберг» фильмының премьера алды тамашалары узачак. Татарстан башкаласында халыкара кинопроектны Россия театры һәм кино актерлары Дмитрий Брауэр һәм Филипп Ершов тәкъдим итәчәк. Россия шәһәрләрендә кинопрокатка картина 2 мартта чыгачак.
Кинозалда урыннар саны чикләнгән. «Мир» кинотеатры сайтында бронь алган очракта керү ирекле. https://kinoteatr-mir.ru/
«Нюрнберг» картинасы прокатка 23 февральдә чыгачак. Фильм Нюрнберг процессына багышлана, 1945-46 елларда СССР, Англия һәм Франция нацист Германиясе җинаятьчеләрен хөкем итә. Сценарийның нигезендә РФ атказанган хокукчысы һәм тарихчы Александр Звягинцевның «На веки вечные. Роман-хроника времен Нюрнбергского процесса» китабы ята.
Кинолента Россия Мәдәният министрлыгы, Калининград өлкәсе Хөкүмәте һәм Россия тарихи җәмгыяте ярдәме белән төшерелгән.