22 февральдә 18:30 сәгатьтә «Мир» Казан кинотеатрында (Достоевский урамы, 30) Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Татарстан халыклары кинофестивален ачу тантанасы була.
Фестивальне оештыручылар - ТР Мәдәният министрлыгы, «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе һәм ТР Халыклар ассамблеясе белән берлектә Татарстан халыклары дуслыгы йорты.
Ачылу тантанасында эчке сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Рәисе Департаменты, ТР Дәүләт Советы, ТР Мәдәният министрлыгы һәм башка рәсми затлар катнашуы көтелә. Ачылу программасында ТР Халыклар дуслыгы йортының милли костюмнарда уникаль курчаклар күргәзмәсе, милли музыка коллективлары чыгышы һәм «Гаиләдә бердәм» документаль картинасы күрсәтеләчәк.
Татарстанда яшәүче халыклар телләрендә фильмнар күрсәтү шәһәрләрдә һәм торак пунктларда 2023 ел дәвамында узачак. Төрле халыкларның компакт яшәү урыннарына аерым игътибар биреләчәк. Анда кинокүрсәтүләрдән тыш ТР милли-мәдәни автономиясенең иҗади программалары һәм кино эшлеклеләре белән очрашулар узачак.
Быелгы фестиваль кысаларында тамашачыларны казах, үзбәк, таҗик, һинд, әзербәйҗан, грузин, әрмән, дагыс, якут, бурят, марый, татар һәм, әлбәттә, славян кинолары куелачак.
Узган ел «Панорама» фестивалендә 20 меңнән артык тамашачы катнашкан. Быел аудитория 30 меңнән артык булыр дип көтелә.
«Панорама» кысаларында - Таҗик киносы көне 21 мартта узачак һәм Нәүрүз бәйрәменә багышланачак.