25 февральдә Татарстан халыклары дуслыгы йортында ай календаре буенча «Шагаа-Сагаалган-Цаган сар 2023» бәйрәме билгеләп үтелә. Оештыручылар - Казан шәһәренең җирле милли-мәдәни автономияләре бурят һәм тувинлылар.
Программада:
14:30 сәг. Картиналар, фотографияләр, милли бизәнү әйберләре һәм предметлар күргәзмәсе (4 кат холл)
15:00 сәг. Ай календаре буенча яңа елны бәйрәм итүгә багышланган концерт программасы (4 кат концерт залы)
16:30 сәг. Бурят халык биюе-әйлән-бәйлән һәм милли ризыклар белән сыйлану (тантаналар залы 1 кат)
Керү чакыру билетлары буенча түләүсез. Билет алу мәсьәләләре буенча 8917-276-12-96 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә.