22 февральдә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында XLI Халыкара Шаляпин фестивале эгидасы астында «Шаляпинга баш ию» камера вокаль музыкасы концерты узачак.
Тамашачыларны жанр үрнәкләре төрлелеген үз эченә алган программа көтә - лирикадан алып композицияләр белән үрелеп барган юмор да чагылыш табачак. Сергей Рахманинов һәм Петр Чайковский романсларын М.Җәлил исемендәге татар опера һәм балет театрының әйдәп баручы солистлары Зоя Церерина, Артур Исламов һәм Венера Протасова башкарачак.
Композиторларның танылган һәм таныш булмаган романслары да яңгыраячак: Рахманиновның «Молитва», «Здесь хорошо», «У моего окна», «Весенние воды»: Чайковскийның «День ли царит», «Скажи, о чем в тени ветвей», «Серенада Дон-Жуана».
Концертта Михайлов театры солисты Дамир Закиров, Казан вокаль мәктәбе вәкиле Ирек Фәттахов, М.Җәлил исемендәге театр солисты Любовь Добрынина катнашачак.
Концертмейстер һәм проектның музыкаль җитәкчесе - Алсу Барышникова.