Андрей Артисның «Каралы-аклы Татарстан» күргәзмәсе «Точка» архитектура фотогалереясендә

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

«Каралы-аклы Татарстан» - Казан фоторәссамы Андрей Артис монохром режимында башкарылган һәм Татарстанның истәлекле тарихи-архитектура урыннарына багышланган фоторәсемнәр сериясе. Кадрлар Казан архитектура корылмаларының һәм республиканың башка локацияләренең күптөрлелеген ача (Иннополис, Болгар, Алабуга, Биектау районы һәм Лаеш районы).

Камера фокусында Игенчеләр сарае, Кол Шәриф мәчете, Казан Изге Ана иконасы соборы, Спасс манарасы, «Казан» гаилә үзәге, Су спорт төрләре сарае, берничә заманча торак комплекс сурәтләнгән.

Андрей Артис ТР Фотографлары берлеге әгъзасы, Россия фоторәссамнары берлеге әгъзасы, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты.

Аның «Каралы-аклы Татарстан» эшләре серисе MONOVISIONS PHOTOGRAPHY AWARDS 2021 халыкара конкурсында «Архитектура» категориясендә бронза медаль белән билгеләп үтелде.

Күргәзмә 2023 елның 25 февраленнән 30 апреленә кадәр дәвам итәчәк.

«Точка» фотогалереясенең адресы: Санкт-Петербург, Маршал Тухачевский ур., 31 (ШКАФ китапханәсе һәм арт-резиденциясе)

Сайт: gallerytochka.ru

Фоторәссам иҗаты белән Андрей Ефимовның шәхси сайтында танышырга була: andreiefimov.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International