Татарстан Республикасы халкын Ватанны саклаучылар көненә багышланган ел саен уздырыла торган "Ватанны саклау дигән һөнәр бар!" Бөтенроссия ачык дистанцион (online) бәйгесендә катнашырга чакыралар.
Гаризалар 2023 елның 28 февраленә кадәр кабул ителә.
Ел саен уздырыла торган Бөтенроссия ачык дистанцион (online) конкурс «Без Бөек Держава өчен» бөтенроссия музыкаль проекты кысаларында уздырыла.
Конкурс «Ватанны саклаучылар көне» яисә "Хәрби дан көне" дәүләт бәйрәменә багышланган һәм ел саен 23 февральдә билгеләп үтелә. Бу көн сугышларда Бөек Ватаныбызны яклаган, хәзер безнең дәүләт чикләрен саклауда сакта торган кешеләргә багышлана.
Илебез гражданнарын хәрби һәм патриотик яктан тәрбияләү, бөек илебезнең чәчәк атуын һәм киләчәк буыннарыбыз хакына Ватанга бурыч үтәү кирәклеген, гомерләрен биргән каһарманнарның хәрби батырлыкларын искә алу максатыннан уздырыла.
Нигезләмәдә тулырак.
«Вконтакте» төркемендә - https://vk.com/club207679335
Веб-сайт - https://soyuz-kultura.com/node/962