Татарстан Республикасында 2023 елда игълан ителгән Милли мәдәният һәм традицияләр елы кысаларында Татарстан Республикасының "Әкият" балалар үзәге" дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе балаларны милли мәдәнияткә җәлеп итүгә, Россия Федерациясе территориясендә яшәүче халыкларның телләренә һәм традицияләренә хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән концерт интерактив-танып белү программалары сериясен әзерли.
2023 елның 21 февралендә "Риваять" этно-төркеме "Моң сандыгы" программасын тәкъдим итә. "Моң сандыгы" проекты татарларның һәм төрки халыкларның традицион, тарихи уен коралларын яктырта.
Мәктәп укучылары, урта махсус уку йортлары укучылары, югары уку йортлары студентлары өчен билет бәясе 350 сум, шулай ук Пушкин картасы программасы гамәлдә.
Чара "Әкият" балалар үзәгендә узачак (Петербург ур., 57, концерт залы, 1 кат, билетларны балалар үзәге кассасында, яки bileton.ru да онлайн сатып алырга мөмкин).