Театр тарихы турында Казан яшь тамашачы театры лекцияләр циклын башлап җибәрә

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Казан яшь тамашачы театры "А"дан "Я"га кадәр театрның популяр тарихы" дип аталган лекцияләр циклын башлап җибәрә. Лектор буларак Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сәнгать үзәге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, доцент, Елена Шевченко чыгыш ясаячак.

Беренче лекция 28 февраль 19:00 сәгатьтә узачак.

Әңгәмәнең темасы антик театр булачак. Тыңлаучылар Борынгы Грециягә - цивилизация бишегенә юл алачак - анда театр үзенең беренче адымнарын ясый.

Лекцияләр ай саен узачак. 12 яшьтән өлкәнрәк тамашачылар өчен.

Билетлар: https://tickets.kazan-tuz.ru/ru/event/?id=3561 

Пушкин картасы буенча да керү мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International