15 февраль көнне Казан Муса Җәлилнең туган көнен (1906-1944) билгеләп үтте. 1 Май мәйданында герой-шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Татарстанның Милли музеенда Моабит дәфтәрләренең оригиналы - Җәлилнең Берлин төрмәсе тоткынлыгында язган шигырьләре музей фондларыннан тантаналы рәвештә чыгарылды.
Бәйрәмдә ТР Дәүләт Советы депутатлары, иҗади интеллегенция вәкилләре, мәктәп укучылары, кадетлар булды.
«57 ел элек Әминә ханым, Муса Җәлилнең тол хатыны, Моабит дәфтәрләрен музейга тапшырды. Хәзер без татар халкының бөек улы һәм аның батырлыгын саклаучы булып торабыз. Мин яшьләргә мөрәҗәгать итәргә телим, монда алар бик күп: балалар, Җәлил шигырьләрен укыгыз! Чөнки аларда бик гади сүзләр белән бик кирәкле һәм мөһим нәрсәләр турында әйтелгән: батырлык, мәхәббәт һәм тугрылык, Ватанга мәхәббәт турында язылган. Ватанпәрвәрлек нәкъ менә шуңа бәйле», - дип билгеләп үтте ТР Милли музее генераль директоры Алиса Вяткина.
Тантананы Казан хәрби танк училищесы курсантларының почетлы каравылы астында узды. Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады. Зал бер минутлык тынлык белән батырларны искә алды.
Бу көнне «Моабит дәфтәрләре» чыганагы Татарстанның Милли музее экспозициясендә тәкъдим ителде. Уникаль кулъязманың оригиналын килгән һәркем күрә алды.