15 февраль көнне Казан Муса Җәлилнең туган көнен (1906-1944) билгеләп үтте. 1 Май мәйданында герой-шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Татарстанның Милли музеенда Моабит дәфтәрләренең оригиналы - Җәлилнең Берлин төрмәсендә Моабит тоткынлыгында язган шигырьләре музей фондларыннан тантаналы рәвештә күргәзмәгә чыгарылды. Бәйрәм кунаклары буларак ТР Дәүләт Советы депутатлары, иҗат интеллигенциясе вәкилләре, мәктәп укучылары, кадетлар катнашты.
«Бу гаҗәеп язмышлы кеше. Сугыш башланганда аңа 10 яшь була һәм ул шул заманнарның барлык авырлыкларын ишетеп түгел, ә күреп белә. Нәкъ менә Люция Галиевна заманында музейда Моабит дәфтәрләрен чыгару традициясе барлыкка килгән», - дип билгеләде Алиса Вяткина.
Тантана Казан хәрби танк училищесы курсантларының почетлы каравылы астында барды. Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады. Зал бер минутлык тынлык белән М.Җәлилне искә алды.