Казанда Нәҗип Җиһанов исемендәге VIII татар музыкасы «МИРАС» фестивале тәмамланды

2023 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында, «МИРАС» фестивале кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт академия симфоник оркестры, сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижер Александр Сладковский, Татарстан Республикасының Дәүләт камера хоры җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова, дирижерлар Айрат Кашаев, Рөстәм Абязов, Ренат Халитов һәм солистлар катнашында концертлар узды.

Фестивальнең сәнгать җитәкчесе, программаның авторы - Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры, профессор Вадим Дулат-Алеев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International