«Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Минем Казаным» проекты премьерасы

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

28 февраль 18.30 сәгатьтә «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә «Пантера» камера балетының һәм «Заманча биюне үстерү үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасының «Сәйдәш» мәдәни үзәге белән берлектә «Минем Казаным» программасының премьерасы булачак.

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Наил Ибраһимов карары куелышындагы «Минем Казаным» проекты - шәһәребез тарихында һәм мәдәниятендә эз калдырган тарихи шәхесләр образларын тудыручы бию, музыка, видеоинсталляция синтезлаучы үзенчәлекле сәнгать әсәре (Сөембикә, Гермоген, Тукай, Шаляпин, Җәлил һ.б.).

Бу туган шәһәрен яратудан барлыкка килгән хореографик картиналар. Бу безнең тарихта мәңгегә эз калдырган бөек кешеләргә багышланган спектакль. Бу әдәби, матур, музыкаль, тарихи темаларга һәм образларга аллюзия-спектакль.

Проектның иҗат коллективына «Пантера» камера балеты артистлары, шулай ук балетмейстер-куючы Наил Ибраһимов, композитор Илдар Камалов, видеоинсталляция рәссамы Николай Штыков, яктылык буенча рәссам Елена Аглиева, костюмнар буенча рәссамнар Эльвира Петрова һәм Мария Лебедева, дизайнер Людмила Сираҗиева кергән.

Проект Президент мәдәни инициативалар фонды тарафыннан бирелгән Россия Федерациясе Президенты грантыннан файдаланып гамәлгә ашырыла.

Кайчан: 28 февраль 2023 ел.

Кайда: «Сәйдәш» мәдәни үзәге (Казан шәһәре, Н.Ершов урамы, 57А)   

Мәгълүмат:

https://vk.com/public216408492

https://vk.com/panteraballet_kzn

https://t.me/panteraballet_prk

https://t.me/panteraballet

Хореограф Наил Ибраһимов - «Пантера» камера балетын булдыручы һәм сәнгать җитәкчесе, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, - Татарстанда contemporary dance өлкәсендә иң мөһим шәхес. Ул 100 дән артык хореографик миниатюра һәм заманча бию жанрындагы 35 спектакль авторы һәм куючысы, аларның күбесе Татарстанның хореография сәнгате алтын фондына керде.

Наил Ибраһимов Казан дәүләт мәдәният институтында театр коллективы җитәкчесе буларак, ә аннары Мәскәүдә СССР Мәдәният министрлыгы хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү бөтенсоюз институтында, пластик театрның режиссеры квалификациясен алган профессор И.Г.Рутберг сыйныфында белем ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International