«Безнең заман» фестивалендә катнашучылар өчен республика слеты оештырыла

2023 елның 14 феврале, сишәмбе

17-19 февраль көннәрендә Татарстан Республикасы Лаеш районының «Идел» яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасының иҗат итүче яшьләрнең V слеты узачак. Ул ТР эшләүче яшьләренең ел саен уздырыла торган «Безнең заман – Наше время» XI ачык республика телевизион иҗат фестивалендә катнашырга әзерләнү өчен семинар-тренинг рәвешендә узачак.

Слет барышында катнашучылар хореография, вокал, актерлык осталыгы, сәхнә хәрәкәте һәм сәхнә сөйләме буенча белем алалар. Командаларда номерлар әзерләүгә һәм эшләүгә, ТР һәм РФ сәнгать осталары белән театр сәхнәләрен куюга аерым игътибар бирелә.

Слетны ачу 17 февральдә, җомга көнне, 14.00 сәгатьтә «Идел» МЦ конференц-залында 2 нче катта узачак. Тантаналы чарада фестивальнең оештыру комитеты һәм жюри, шулай ук ТР Профсоюзлар федерациясе, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан яшьләре министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр «Татмедия» агентлыгы вәкилләре катнашуы көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International