ТР Мәдәният министрлыгы делегациясе Луганск шәһәрендә эшлекле очрашуда

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы делегациясе Луганск шәһәренә эшлекле очрашу белән китте.

Делегация составындагы Татарстан Республикасы «Әкият» татар дәүләт курчак театры артистлары һәм Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисталары Луганск халкына үз чыгышларын күрсәтәләр.

Кичә «Әкият» Татар дәүләт курчак театры артистлары Луганск академия курчак театрында Ганс Христиан Андерсен әсәре буенча «Дюймовочка» спектаклен куйдылар. Бүген Краснодон шәһәрендә тагын ике спектакль кую планлаштырыла.

Визит кысаларында ЛХР мәдәният, спорт һәм яшьләр министры урынбасары Роман Олексин белән эшлекле очрашу булды. Эш киңәшмәсеннән соң кунаклар Луганск туган якны өйрәнү музее экспозицияләре белән танышты, аны мәдәният учреждениесе директоры Артем Рубченко үткәрде.

Луганск халык иҗаты үзәгендә кунаклар «Чишмә» татар-башкорт мәдәни үзәгендә, «Тан» Алчевский татар мәдәни үзәгендә һәм мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре белән очрашты.

Концерт финалында ЛХР Мәдәният, спорт һәм яшьләр идарәсенең баш белгече Александр Безгодков һәм филармония директоры, ЛХР атказанган сәнгать эшлеклесе Вера Геций артистларга грамоталар тапшырды.

Чараны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы төбәкләр арасында мәдәни элемтәләрне һәм хезмәттәшлекне ныгыту, хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтү, гуманитар ярдәм күрсәтү максатларында оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International