Кече һәм урта бизнес өчен халык сәнгать һөнәрләре конкурсына гаризалар кабул ителә

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2023 елда халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең грантларын алу конкурсына гаризалар кабул итә башлау турында игълан итә.

Конкурста катнашуга гаризалар кабул итү 2023 елның 15 февраленнән 15 апреленә кадәр дәвам итәчәк.

Дәүләт ярдәме чараларын алу максатларында гаризаларны һәм документларны бирү «Минем субсидияләр» мәгълүмат системасы аша гамәлгә ашырыла https://subsidiya.tatarstan.ru/subsidy/grants/130 яки мобиль кушымта аша да җибәрү мөмкин.

Узган елда комиссия карары буенча 12 дәгъва кылучы 300 дән 500 мең сумга кадәр акчалата бүләк рәвешендә грантлар алган иде.

Конкурс тәртибе һәм нигезләмәсе белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: 

https://pravo.tatarstan.ru/rus/file/npa/2021-06/783319/npa_783320.pdf

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International